news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Төркиядә клип төшергән

news_top
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Төркиядә клип төшергән
Фото социаль челтәрдән

«Күптән түгел бер-ике көнгә генә Төркиягә барып кайттык. Эш турында уйламыйбыз, башны ял иттерәбез дип барган идек, буш кул белән кайтасы килмәгәч, яңа җырыбызга җиңелчә генә клип төшердек. Сезгә бездән күчтәнәч», – дип язган Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә.

Иҗади гаилә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар клипны «Үпкәләшмик» җырына төшергән. Җырның авторлары – Айдар Тимербаев һәм Илһам Якупов.

Тамашачылар клипны ошатулары, ә артистларның иҗатын яратулары турында күпсанлы комментарийлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар