Юмор остасы Җәвит Шакиров социаль челтәрләрдә үзләренең искиткеч матур бакчаларын күрсәткән. Бакчада фонтанга хәтле бар. Аккошлар, челәннәр, кыр үрдәкләре һәм тагын әллә нинди фигуралар тезелеп утыра. Нинди генә матур чәчәкләр үсми. Җәвит Шакиров сүзләренчә, әлеге хозурлыкны аның тормыш иптәше Зөлфия Шакирова тудыра.
Бакчабыз матурлана. Яңгырлар явып китте, Әлхәмдүлилләһ. Шушы матурлыкка хозурланып, сокланып бакчада йөрим, Аллаһка шөкер. Монысы безнең этебез Шарик. Ул шулай көне буе бакчаны саклап утыра. Шушы коедан су эчәбез. Бөтен җирдә чәчәкләр. Зөлфия апагыз матурлады бакчаны. Исән-сау, сәламәт булыйк.
«Бакчаның бер почмагы
Табигатьнең кыз чагы.
Шушыннан да артык
Безгә ни кирәк тагы?» – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.