news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинаны азәрбайҗанча җырлатмакчы булганнар, паспортын күрсәтеп кенә котылган

news_top
Зөлфирә Шәйдуллинаны азәрбайҗанча җырлатмакчы булганнар, паспортын күрсәтеп кенә котылган
Фото: "Татар-информ" архивы

Зөлфирә Шәйдуллина бер зур чарада чыгыш ясагач, үзе белән булган хәл турында сөйләгән. Бу видеоны социаль челтәрдәге «Сер итеп» сәхифәсе куйган.

«Зур бер чарада чыгыш ясарга туры килде һәм Азәрбайҗаннан кунаклар кайткан иде. Шуларның вәкиле килде дә «безнекен җырлый аласызмы» ди. «Мин бит татар халык җырын җырлыйм, үземнекен», – минәйтәм. «Юк, безнекен җырлагыз», – ди һаман. Тәки паспортымда Шәйдуллина Зөлфирә Альфредовна дигән язуны күрсәтмичә тынычланмадылар», – дип сөйләде ул, сорау бирүченең «сезнең күзләрегез Һиндстан артистларыныкы кебек шундый тирән, кара, матур» дигән комплиментына җавап итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар