Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинадан яңа җырга яздырган видео турында: «Селкетмәгән нарат калмады»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллинадан яңа җырга яздырган видео турында: «Селкетмәгән нарат калмады»
Фото "Татар-информ" архивыннан

«Тиздән февраль бураннары җитәр дә, шушы җырымны барыгыз да көйләп йөрерсез, дигән теләктә калам. «Бураннарга сөйләдем» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Күпме көттек без кар яуганны. Яумады. «Карны агач селкетеп булса да яудырырмын, борчылма», – диде Алмаз, һәм без чыгып киттек видео төшерергә. Селкетмәгән нарат калмады. Вещь яудырдык», – дип тәкъдим итә яңа җырын Зөлфирә Мирзаянова-Шәйдуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Рәхим итеп карагыз. Ахырданрак калтырап торган наратны күрү мөмкинлегегез дә бар. Минем өчен ни генә эшләми инде ул, яратам үзен, дип язса була бит инде ахырында. Шуңа күрә бу җөмләне үзем кереп яздым, ул йокыга киткәч. Күрмәячәк ул аны, комментарийлар гына укыячак. Сез дә әйтмәгез, яме. Молодец, Алмаз, матур төшергән, дип кенә языгыз. Хөрмәт белән, Алмаз Мирзаянов», – дигән өстәмә дә бар.

Җырның сүзләрен Илүзә Пазюкова язган, көен Фирзәр Мортазин иҗат иткән.

Җырчының иҗатын яратучылар яңа җырны көйли дә башлаган инде. Яңа җыр мессенджерларда да таралып өлгерде.

«Әле март бураннары да булыр, җырларбыз да җырларбыз», «Искиткеч матур җыр. Елый-елый берничә тапкыр тыңладым», «Зөлфирәнең һәр җыры матур, тавышы моңлы», «Әле үк көйли башладым инде», – кебек комментарийлар һәм күпсанлы смайликлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100