Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова «Югалырмын төсле мин синсез» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Бу җыр күпләрнең күңелен айкаган. Күпсанлы комментарийлар шул хакта:
«Менә бит, җырлаган кеше җырлый бит – тавышы да, моңы да һәм төсе-йөзе дә бар»;
«Зөлфирә, булдырасың, искиткеч матур җырлыйсың»;
«Көчле тавыш! Шәп!»;
«Бик матур җыр, булдырасың»;
«Нинди моңлы җырлый».
«Югалырмын төсле мин синсез» җырының сүзләрен Рузилә Гатауллина язган, ә көен Фирзәр Мортазин иҗат иткән.