news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаяновадан «лечо» рецепты

news_top
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаяновадан «лечо» рецепты
Фото социаль челтәрдән

Бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Банкаларга салат ясаучылар төрле рецептлар белән бүлешә башлады. Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаяновадан «лечо» рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 7-8 суганны турап, 1 стакан үсемлек маенда 10 минут кыздырырга, 3,5 кг помидор (турарга), 1/3 стакан аш серкәсе, 4 аш кашыгы тоз, 2 стакан шикәр комы салырга һәм 15 минут кайнатырга. 3 кг баллы борыч салып, янә 15 минут утта тотарга.

Соңыннан 4 тырнак сарымсак, петрушка, яшел укроп (бик вак итеп турарга) салып тагын 3 минут кайнатырга.

«Стерильләштерелгән банкаларга салырга. Бу ингредиентлардан 12-13 ярты литрлы банка чыга. Төрле төстә, матур салат килеп чыга. Яңа пешкән бәрәңге белән бигрәк тәмле булачак!», – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар