news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинадан җимеш бәлеше рецепты

news_top
Зөлфирә Шәйдуллинадан җимеш бәлеше рецепты
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан җимеш бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан сөт (җылымса), 0,5 стакан май, 1 кашык майонез, 0,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы сода, 1 йомырка.
Яхшылап болгатабыз һәм әз-әзләп он салабыз.

Эчлек:
Камырны җәйгәч, бер кат тура (корт) салабыз;

Дөгене алдан тоз салып бүрттереп алабыз;

Дөге, җимеш, бер уч шикәр комы, 2-3 аш кашыгы эретелгән сыер мае (өйдә ясалган булса тагын да шәп) болгатабыз да, җәелгән тура өстенә салабыз.

Эчлекне салып бетергәч, камыр җәеп, өстен каплап бөгеп куябыз.

180 градуска кадәр кызган духовкада 30-40 минут пешерергә.

Бәлеш пешеп чыккач, капкачын ачып, алдан эретелгән ярты стакан майны әкренләп җимеш бәлеше өстенә агызабыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар