«Көчле һәм моңлы тавыш иясе Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова кунакта», – дип игълан итте «ТНВ» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова.
«Сәхнәдә Зөлфирә Шәйдуллина исемен булдырганчы 7-8 ел узгандыр?» – дип сорады алып баручы.
«Кеше тырышмаса, булмый. «Мин – «йолдыз», минем җырларымны ишетергә тиешләр, мине халык күтәреп алырга тиеш» дигән сүз – артист буласы кеше сүзе түгел. Тырышсаң, эшләсәң генә була. Хыялыңа тугры булып, бу юлдан тайпылмыйча, кеше башыннан йөреп түгел, тамашачыларны яратсаң гына уңышка ирешеп була, дип уйлыйм.
Мин артистларда (Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов) җырлап, үз тамашачымны булдырган кеше. Чыктым да, акча эшләдем дә бүгенге концерттан – булды, дип уйлаганым булмады. Иң беренчеләрен «иң рәхәт гастрольләр» дип искә алам.
Ришат Фазлыйәхмәтов төркемендә йөргән идем. Шундый вакытлар булды, кайбер концертлардан безгә Ришат түләми дә иде. Минем инде Ришатны гаепләп әйтүем түгел. Халык аз килә иде, ул – артист, аңа акча эшләргә кирәк. Безнең бервакытта да Ришаттан акча сораган булмады. Кайвакыт 500 сум түли иде. Әмма мин Ришатка шушы гастрольләр өчен рәхмәтле. Төркемдә күпме егетләр арасында мин бер хатын-кыз идем, миңа хатын-кызга буларак түгел, җырчыга буларак игътибар зур иде. Ришат җырлый белә торган кешене шундый хөрмәтли иде. Шушы төркемдә йөргәндә күпме кеше белән таныштым, күпме тамашачылар белән арага күпер салдым», – дип сөйләде җырчы.
Бу хакта Зөлфирә Шәйдуллина «ТНВ» видеосында 28.42 минутта сөйли башлый.