«Ниһаять, «Җомга» җыры яңа сулыш алып дөнья күрде! Тавышын нык итеп ачып куегыз да, миңа кушылып җырлагыз», дип тәкъдим иткән Зөлфирә Шәйдуллина.
«Хәмдүнә апаның җырлары яшәсен! Зөлфирә аны, һичшиксез, дөрес итеп, моңлы итеп, сузып-сузып, бар бормаларына кереп,тамашачыга җиткерәчәк. Без аңа ышанабыз»;
«Сөбеханалла, күз тимәсен, Зөлфирәкәй! Тавышың моңлы, йомшак, эретә. Күзләр тимәсен үзегезгә»;
«Ходайдан бирелгән моң, тагын нәрсә әйтеп була», – дип сокланган җырчының иҗатын яратучылар.
Җырны тулысынча монда тыңларга була.