Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Шок! Күзгә яшьләр тулды...»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Шок! Күзгә яшьләр тулды...»
"Татар-информ" архивы

Зөлфирә Шәйдуллинаның әнисенә шушы көннәрдә 50 яшь тулган. Зөлфирә ире Алмаз Мирзаянов белән бергә кадерле кешесенә сюрприз ясаганнар.

– Әниебез, юбилейны үткәреп тормыйбыз, диде. «Тиздән катлаулы операция булырга тора, бөтенләй туган көн кәефе юк миндә, балалар», – дип әйтте. Оныклары, балалары белән генә берәр кафега барырга көчкә күндердек. Ризалашты.

Ә безнең сюрприз ясыйсы килде. Аңа, балалары белән генә утырып алабыз, дип әйттек тә, ә үзебез бөтен якын туганнарны чакырдык. Башта алар күршедәге залда качып тордалар. Бергә фотога төшәргә җыенганда, әнигә сиздермичә генә, без аларны чакырдык. Әни үзенең артына туганнар да килеп кушылганын белмәде. Тыныч кына килеп басканнары өчен кунакларга зур рәхмәт. Барысы да ничек булырга тиешлеген 5 минут элек кенә аларга аңлаткан идек. Фотограф фотоаппаратыннан фотоны килеп күрсәткәч кенә, әни туганнарны сурәттән күреп алды (әле анысын да икенче тапкырдан гына). Шок! Кунакларның да, әнинең дә күзләренә яшьләр килде. Еладык та, көлдек тә...

Әниебезгә күңелле бәйрәм ясарга үз өлешен керткән барча туганнарыбызга, дусларыбызга зу-у-ур рәхмәт! Әле тагын бик күп юбилейларны бергә уздырырга насыйп булсын! – дип язган Зөлфирә социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм юбилейның шул мизгеленнән видео белән уртаклашкан.

«Елаттыгыз», «Кат-кат карадым. Ничек матур бәйрәм ясагансыз», «Афәрин! Әниегезне шулай сөендергәнегез өчен», «Шәп идея!», «Әниегезнең операциясе дә уңышлы булсын, исән-сау терелеп, сезнең янәшәдә шатланып, куанып, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын», – дип язганнар Зөлфирәнең виртуаль дуслары.

Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Җырчының әнисенә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләп калабыз.

Видео: Зөлфирә Шәйдуллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бэхетле булыгыз!!! Хисле ,итэгатьле авыл балалары Шэхэрдэ ускэннэргэ урнэк!!!!! Озын Гомер, сэламэтлек телим сезгэ балалар!! Энилэрегезгэ Зур рэхмэт шушындый мэгьнэле балалар устергэнсез Аллага тормышыгыз барчагызнын бэхетле булсын!!! Амин!!!!!
  • 20 апрель 2023
    Исемсез
    деревенский кешелэр шул чаклы смешной
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100