Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Минем ирем – бу дөньяда зур шәхес булырга тиешле кеше»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Минем ирем – бу дөньяда зур шәхес булырга тиешле кеше»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында җырчы Зөлфирә Шәйдуллина- Мирзаянова ире Алмаз Мирзаянов турында сөйләде.

«Алмазны нигә якын иттемме? Безнең үлеп бетеп яратышып, «мин синнән башка яши алмыйм» дип, бер-беребезгә мәхәббәт аңлатып йөргәнебез булмады. Безнең бер вакыт булды. Әти киткән вакытта (вафат булганда) ул минем янымда булды, бер адым да янымнан китмәде. Шул ук вакытта иң кирәкле игътибар булгандыр.

Мин чәчәкләр, алтыннар, матур сүзләр белән кызыктырып була торган кеше түгел. Мин дөньяның андый әйберләренә кызыга торган кеше түгелмен. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул вакытта Алмаз булмаса, икенче төрле дә булыр иде. Мин үз эчемә ябылган да булыр идем. Миңа гына түгел, гаиләбезгә терәк булды ул.

Хәзер 5 елга якын кулны кулга тотынышып яшибез, бергә эшлибез. Минем ирем бик акыллы. Ул – бу дөньяда зур шәхес булырга тиешле кеше, чөнки андыйлар бик аз. Миңа Алмаз белән бик рәхәт. Булды инде, бик күп кешеләрне югалттым. Бергә күп әйберләр күрергә туры килде безгә. Мин, үземнән күптән качкан булыр идем, дигәнгә, сиңа өйләнгәнче шундый күңелсез яшәгәнмен, ди Алмаз», – дип яратып сөйләде ул.

Бу турыда җырчы «ТНВ» каналы видеосының 16.22 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 16 август 2024
    Исемсез
    Тьфу, тьфу 🧿 куз тимэсен!
  • 14 август 2024
    Исемсез
    Зур шәхес булыр өчен Алмаз бер пот тоз ашаса да булырга охшамаган
  • 5 февраль 2024
    Исемсез
    Молодец Золфирэ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100