news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова Илһам Шакировның туганы белән таныштырды

news_top
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова Илһам Шакировның туганы белән таныштырды
Фото: социаль челтәр

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туганы белән таныштырды. Җырчы аның җырлавын мәҗлестә төшереп алган, кызганычка, артыннан гына.

Илһам Шакировның туганы «Хушлашырга ашыкма» җырын (Риф Гатауллин көе, Фәннур Сафин сүзләре) башкара.

«Хушлаштың да китеп бардың,

Аерылу авыр бит…

Күзләреңнең нурын

Йөрәгемә салыйм,

Тукта, дустым, сабыр ит!

Гомер буе ярсу йөрәк

Сине сагынып сулкылдар.

Иделләрдә дулкын, –

Чү, ашыкма, дустым!

Күңелдә ул дулкыннар!..»

Видео Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар