Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина кызы белән беренче видеосын күрсәтте

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина кызы белән беренче видеосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина  яңа туган кызы Нәзирә белән беренче видеосын төшергән. Видео шаян характерда. Ире Алмазга Зөлфирә каһвәмашинада каһвә ясый да: «Әзер, чык», – дип чакыра. Алмазга исә каһвә сироп белән кирәк икән. Борсаланган баласын тынычландыра-тынычландыра, бер кулы да буш булмаган Зөлфирә сиропны салуның җиңел ысулын таба – бер аягын эшкә җигә. 

«Яңа бала тапкан әниләр мине аңлар», – дип яза җырчы видео астына. 

«Бала үстергәндә шулай, кул-аяк бармаклары гына да җитмәскә мөмкин әле»;

«Молодец та инде син, Зөлфирә, икенче юлы Алмаз сорап ятмас, үзе чыгып ясар»;

«Бәби кулда булып, бәрәңге дә әрчеп була ул», – дип көлешкән Алмаз – Зөлфирәнең «ВКонтакте»дагы төркемен карап баручылар. 

«Хатын-кыз сәләтле, кулы бәйле булса да җаен таба. Гел хәрәкәттә, үзенә кыенлык китереп булса да, тиешлесен дә, тиешсезен дә башкара, дигәнне күрсәтү бу. Чынлыкта үзеңә тиешлесеннән артыгын башкару зыянга эшли. Ир – хатынга, хатын иргә болай гына, парлы итеп бирелмәде. Бер-берсенә булышып кына тулы була ала. Хатыннар, үз бәяләрегезне дөрес итеп белегез, дип исләренә төшерү кирәк», – дип, файдалы киңәшен дә җиткергән берсе. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    А на видео кто снимает?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100