Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновлар әти-әни булачак

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновлар әти-әни булачак
Салават Камалетдинов

Иҗади гаилә Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновлар тиздән әти-әни булачак.  «Күңел» радиосы оештырган «Безнең яшьлек җырлары» концертында бик күпләр Зөлфирәнең инде матур гына булып түгәрәкләнеп килүенә игътибар иткәндер. Аның бәби алып кайтырына да күп вакыт калмаган дип фаразларга була, чөнки ноябрь аеннан Мирзаяновларның концертлары көчле тавышлы Зөлфирәдән башка гына узачак. Алмаз быел үзенең шәхси сольникларын оештыра. 

Шунысын да әйтергә кирәк, Зөлфирә дә, Алмаз да сөенечле хәбәрләрен башкалар кебек социаль челтәрләрдә зурлап хәбәр итүне кирәк санамады.  Бу турыда комментарий сорап шалтыраткач, яшьләр «әлеге тема ябык, бәби турында сөйләшмибез» дип белдергән иде. Алай да Зөлфирә кеше күзеннән качмады, бөтен концертларда рәхәтләнеп бии-бии чыгыш ясады.

Зөлфирә белән Алмазны тормышларындагы зур, шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез. Зөлфирәгә бәбине җиңеллек белән күтәреп, исән-сау алып кайтырга язсын. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    Татар эстрадасында иң ихлас, ачык парлар. Бернинди ясалмалык юк аларның үз-үзларен тотышларында. Алмазның Зөлфирәне бик нык яратуы әллә каян күренеп тора. Шул мәхәббәтләре гомерлек булсын. Бәбиләре исән-сау тусын! Бәхетле булсыннар!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100