Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың яңа клибы чыкты ул. Ул «Соңладың шул» җырына төшерелгән. Анда җырчының сөйгәне булып чит ир-ат уйный.
Яңа җырның авторлары – Рауза Хафизова һәм Айдар Тимербаев.
Яңа клипны караучылар җырчының матур тавышына һәм гүзәллегенә сокланулары турында комментарийлар калдырган.
«Күкләрне телделәр утлары
Күңелдә яшьнәгән яшеннең…
Хисләрем түгелеп китәр дип,
Йөрәгем түренә яшердем…
Сөям дип бәгырьне телмә әле,
Соңарып хәлләрем белмә әле;
Суынган сап-салкын учакның
Көлләрен туздырып йөрмә әле...»