Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина бәләкәй кызының исемен «Клон» сериалыннан алган?

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина бәләкәй кызының исемен «Клон» сериалыннан алган?
Салават Камалетдинов

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсе яшь әниләр гапләшә, киңәшләшә торган форумга әкрен генә охшап бара. Зөлфирә еш кына бала үстерү, имезгәндә ничек дөрес туклану кебек темаларга сораулар бирә, үзе дә белгәннәре белән уртаклаша.

Җырчы нәни Нәзирәнең исемен кайдан уйлап тапканнарын, дөресрәге, әлеге исем башларына ничек килгәне турында да язган. Бактың исә, Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина яңа туган кызларының исемен хәбәр иткәч, бик күпләр «Клон» сериалын искә алганнар икән. (Анда «Назира» исемле чая, үткен, урыны белән усал образны хәтерлисездер әле.) Ә җырчы гаиләнең кызларына исем сайлау тарихы болайрак булган.

«Исемне без бик озак эзләдек. Балага исемне бала тудыру йортына барганчы ук уйлап барырга, дип әйттеләр. Чөнки туу турында таныклыкны шунда ук биреп чыгаралар.

Үзем, туганнан соң, 40 көн диярлек исемсез ятканмын мин. Кемдер әнинең ачуын китергән. Алмаз әле дә көлә: «Күпме вакыт исемсез ятып та, соңыннан барыбер «Зөлфирә» дип кушканнар сиңа», – ди...

Роддомга барырга бер-ике атна кала безне Айдар абый Тимербаев «Нәзер» спектаклен карарга чакырган иде... Бала табарга берничә көн генә кала без Бакалы районына җырларга бардык. Юбилярның исемен белми идек, безне аның улы Илгиз әнисенә бүләк итеп чакырган иде. «Әниемнең исеме – Нәзирә», – диде ул чыгышыбыз алдыннан. Мондый исемне «Клон» сериалында ишеткән бар. Ошый иде ул апа миңа. Ураган-хатын! Юбиляр апа да шундый эчкерсез, рәхәт кеше булып чыкты. Бакалыдан Теләчегә кайтканчы шул исемнең мәгънәсен укыдым.

Уянды... Дәвамы иртәгә...» – дип хикәятен төгәлләгән Зөлфирә.

«Сезнең исемне ишеткәч үк, мин дә «Клон»дагы шул Нәзирәне искә төшердем», «Безнең авылда да Нәзирә исемле ураган-апа бар иде», «Минем үземнең исемем – Нәзирә. Мин дә тик тора торганнардан түгел. Сирәк исем. Бәхетле булсын», «Бик матур исем», – дип комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

Фото: Зөлфирә Шәйдуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100