news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина әтисен искә ала: «Яшәргә иде дә яшәргә...»

news_top
Зөлфирә Шәйдуллина әтисен искә ала: «Яшәргә иде дә яшәргә...»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә әтисен искә алган һәм аңа багышлап җырлаган видеосын куйган.

«Бүген әтигә 57 яшь тулырга тиеш иде. Бик иртә киттең, әти. Бәләкәй кызларың инде зур үстеләр, әни булдылар!

Соңгы вакытта әнигә: «Сәвия, иң рәхәт вакыт шушыдыр ул. Өйдә торган өчен акча (пенсия) килә, балаларың кайта, оныкларыңны сөясең. Рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә», – дип әйтә идең.

«Яшәргә иде дә яшәргә...» – дип йөрәк ярасын кузгаткан җырчы.

«Альфред абыйның урыны җәннәттә булсын! Сезнең өчен сөенеп ятадыр. Күкләрдән сезне күзәтә инде ул. Яхшы кешеләр иртә китә шул… Анда да яхшылар кирәк»;

«Елаттың, Зөлфирә, барыбызның да бу дөньядан иртә киткән әтиләребезгә дога булып барсын»;

«Әй Зөлфирәкәй, елаттың бит, әтием искә төште. Тавышың белән үзәкләрне өзәсең бит. Афәрин!»;

«Елаттың, сезнең өчен сөенеп ятадыр», – дип җырчыны юатырга тырышкан тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар