news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина әтисен искә ала: «Әйтелмәгән сүзләр калды...»

news_top

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина мәрхүм әтисенә җыр багышлаган. Аның көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Роза Хафизова иҗат иткән.

«Нәкъ 7 ел элек 7 май иртәсендә безнең гаиләгә кайгы килде. Әтиебез кинәт кенә арабыздан китеп барды. Үзе фаразлаганча, бар дөнья шау чәчәктә булган бик матур көн иде ул. Сизенде, йөрәге авырта иде. Ул вакытның авырлыгын башларыннан кичкәннәр генә аңлыйдыр. Миңа бигрәк тә авыр булды. Әти кызы мин, кечкенәдән гел аның янында бөтерелдем. Һәр эштә ярдәмчесе булырга тырыштым! Аңлашмаган вакытлар да булды... Әйтелмәгән сүзләр дә калды. Күңелдән генә сөйләшеп йөрим, ярдәмеңне тоеп яшим.

Бүгенге көндә безнең бар да яхшы, әти, Аллаһка шөкер! Шатлыкларыбызны уртаклашырга син генә җитмисең. Рухың шат булсын! Җаның җәннәттә булсын! Бу җырым синең өчен! Бүген барлык музыкаль мәйданнарга чыкты», – дип тәкъдим итте яңа җырын Зөлфирә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 май 2026
    Исемсез
    Искиткеч Золфирэ кунеллэрне кыл уртвлай хай тавышын этиен юкка яшэмэнэн среды сандугач калдырган.Узе чибэр уже акыллы узе таланты баланы хэркемгэ дэ бирми куклэр Урыны жэттэ булсын Елатьын....
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар