Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең иреннәрен кабарттырган – «Кызым, авылда сөйлиләр бит хәзер»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең иреннәрен кабарттырган – «Кызым, авылда сөйлиләр бит хәзер»
Фотолар: Зөлфирә Шәйдуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Эстрада җырчысы Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең иреннәрен кабарттырырга клиникага алып килгән. «Бик озак үгетләдем мин аны», – ди Зөлфирә.

Социаль челтәрдә урнаштырган видеосыннан күренгәнчә, әни белән кыз «шәһәрнең иң яхшы клиникасы»на барган. Нәфис гәүдәле, кыяфәткә бик яшь күренгән Сәвия ханымның видеога төшергәнгәме, клиника атмосферасыннанмы, дулкынлануданмы, уңайсызлануы сизелә. Ягымлы гына елмаеп, кызының сүзләре белән килешүен белдереп, сәламләп алды үзе.

Зөлфирә сүзләренчә, әнисе бит тиресен аппарат белән тикшергәндә үк борчыла башлаган. Ни дисәң дә, авылдан килеп, билгесез табибның кул астына кереп яту бик үк рәхәтләрдән түгел. Бигрәк тә, үз кызың туры эфирга – меңләгән халык алдына чыгарып, күрсәтеп торса.

Зөлфирә туып-үскән авылда да, татар авылларына хас булган кебек, «чәйнәүче» халык яши, күрәсең. Аның Теләче районы Сауш авылыннан булуын беләбез. Зөлфирәнең дә күңел кылларын тарткалаучылар булгандыр, ахрысы. Бу постында шундыйрак киная аңлашыла.

«Авыл кешесенең эче поша инде аның, «кеше нәрсә әйтер», «алай килешми бит инде», «кызым, авылда сөйлиләр бит хәзер»... һәм башкалар. Как-будто, минәйтәм, моңынчы беребезне дә сөйләшмәделәр. Гомер буе сөйләделәр, сөйлиләр һәм сөйлиячәкләр дә», – дип кырт кисте Зөлфирә. Әнисе күпергән яңа иреннәре белән авыл урамнарын әйләнсә, ни дип сөйләр инде хәзер Сауш халкы?

Зөлфирә, әнисенең иреннәрен кабартыр алдыннан, аны әзерләгән вакытны да төшереп торган. «Алмаз әнине кияүгә алмаса ярый инде», – дип, шикләнә үзе.

Шушы хәлләргә социаль челтәрдәге язылучылары шунда ук җавап җибәргән. Хәбәрдән күренгәнчә, шундый картлык турында хыялланучылар да бар.

«Шундый сөбханаллах әниегез үз яшенә, берүк күз тимәсен. Ә сез - молодцы. Амин, без дә олыгайгач, безнең турында шулай итеп безнең балалар да уйласын иде, шундый бүләкләр ясап», – дип язылган хатны күрсәтте Зөлфирә Шәйдуллина.

«Аллага шөкер, ике яктан да әниләребез исән. Алар яныбызда булганда нигә әле «баловать» итмәскә, ди? Булдыра алганча йөртербез, Аллаһы теләсә», – дип ниятләре белән уртаклашты үзе дә яшь әни.

Клиникадагы хәлләрнең ничек булып беткәнен дә күрдек. Зөлфирә икенче көнне үк, шаккатып, видео чыгарды: «Әни Нәзирәне (Зөлфирәнең кызы) алып чыкканда кергән иде, карасам, шундый матуууур. Хә мин тоже хочууу, но пока миңа ярамый әле. Без әни белән тагын барабыз», – дип, җыена әле ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100