Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина администраторы Нәфис Гыйниятовка ярдәм сорый

news_top_970_100

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның администраторы Нәфис Гыйниятовның төп йортында янгын чыккан. Бу хәбәрне сөйләп, гаиләгә ярдәм күрсәтү өчен банк картасын күрсәтеп, Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрдә видео яздырган.

«Әти-әнисе дә, хуҗалыктагы терлек тә исән-саулар, ләкин йорт янып беткән. Бу йортта үзебезгә дә бик еш кунак булырга туры килә иде, чөнки гастрольләр вакытында Флера апа белән Фәнис абый һәрвакыт: «Теләсә кайда кунып йөрмәгез, безгә кайтып куныгыз. Бөтен төркемегезне дә сыйдырабыз», – дип, безне чакыралар иде. Балалары да – уңган-булган кешеләр. Һәрвакытта мул табыннары белән, якты-көләч йөзләре белән каршы алдылар. Безгә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт аларга», – дип, бу гаилә белән таныштырды Зөлфирә.

Ул янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен түбәндәге мәгълүматны калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100