
Зөлфирә Мирзаянованың «Хәтерлисеңме?» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Яңа җырның авторлары – Айдар Тимербаев һәм Марат Кәбиров.
«Көзге моңсу көндә шушындый җырлар тыңлыйсы килә минем. Тәрәзәгә карап, элеккеге вакытларны искә төшерәсең. Ямансу да, рәхәт тә булып куя күңелдә», – дип тәкъдим итә ул язылучыларына яңа җырын.
«Айлы кичләрне хәтерлисеңме?
Хәтерлисеңме кайнар хисләрне?
Суытмадыңмы, суытмадыңмы?
Әле синдә дә яшьлек исәнме?
Хәтерлисеңме, онытмадыңмы?
Онытма берүк, хәтерлә берүк.
Искә алганда, бар да яңара.
Хәтер исәндә, яшәү – мәңгелек...»