Зөлфирә Мирзаянова: «Үзең әни булгач, аларга багышланган җырны башкача тоемлап җырлыйсың»
«Үзең әни булгач, әниләргә багышланган җырны бөтенләй икенче төрле тоемлап җырлыйсың икән ул», – дип язган Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова яңа «Бәхет, әнкәй, өйдә син булу» җыры турында.
Җырчы автор Зифа Нагаевага да рәхмәт белдергән.
«Зөлфирәүүү! Молодец! Эч-бавырына кереп җырлыйсың җырымны», – дип җавап язган Зифа ханым.
Җырны тыңлап караучылар да ошаткан һәм Зифа ханым белән килешүләре турында язганнар.