news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Мирзаянова: «Көнләшкән вакытларым да булды»

news_top
Зөлфирә Мирзаянова: «Көнләшкән вакытларым да булды»
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Зөлфирә Мирзаянова «Сер итеп кенә» тапшыруында кызлары Нәзирәнең әтисен күбрәк яратуы хакында сөйләгән. Баштарак бу факт яшь әнинең кәефен төшергән. Тик, тора-бара, Зөлфирә кызы белән әтисенең арасы шундый якын булуны кабул иткән һәм моның өчен сөенергә генә кирәк икәнлеген аңлаган.

Көнләшкән вакытларым булды. Чөнки Нәзирәне кулыма алганда миндә елый, ә Алмаз кулына алганнан соң, көлеп-шаярып, йоклап китә торган иде. Йоклаган вакытта да уртабызга кереп ята. Минем белән генә ятканда да: «Әтисе кая? Әтисе йокламыймы? Әйдә киттек, су эчәбез», – дигән булып, тегенди-мондый ялганнар уйлап чыгарып, әтисе янына барыбер чыгып китә иде. Ә әтисе белән ятканда, аңа беркем дә кирәкми. Минем шул чакта ачуым чыга торган иде. Ничек инде миңа гына риза түгел бу бала, дип.

Мин аның алай дөрес түгеллеген аңлыйм. Алмазга да: «Үпкәлим мин сезгә, ачуым килә минем сезгә», – дип әйткәнем булды. Әни исә: «Сөен генә, әтисе белән ята бит. Балаң сине борчымый, синең итәгеңә ябышып йөрми», – ди. Чыннан да шулай, берәр эш килеп чыкса, Алмаз бала белән кала. Ә мин ашарга пешерә башлыйм, яки бакчага чыгып китәм. Ул яктан Аллаһка шөкер. Безнең үзебездә дә шулай булды. Апа да, мин дә әнинең итәгенә ябышып үсмәдек. Кем белән калдырсалар, шуның белән кала торган идек, – дип, гаиләсендәге кайбер серләр белән уртаклашкан артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар