Зөлфирә Мирзаянова гармун турында җыр чыгарды: «Йөрәгем жу итә, каз тәннәре чыга»
Зөлфирә Мирзаянова «Гармун телләре» дигән яңа җыр яздырган.
«Баянда, гармунда уйный башласалар, йөрәгем жу итә, каз тәннәре чыга, күзләрем яшьләнә! Яратам мин гармун тавышын! Сез дә шулаймы?» – дип тәкъдим ите ул яңа җырын.
«Гармун телләре» җырының сүзләрен Әнгам Атнабаев, көен Булат Шәрипов иҗат иткән.