news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның зур сөенече бар

news_top
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның зур сөенече бар
социаль челтәрләр

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә зур сөенеч. Алар Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгәннәр. Җырлы гаилә шатлыклары белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

«Бик зур рәхмәт! Алга таба да милләтебезгә хезмәт куеп яшәргә насыйп булсын!» – дип яза алар.

Алмаз белән Зөлфирә бүген бик күп котлау сүзләре кабул итә! «Сез моңа күптән лаек», «Халык артисты дигән исемне дә алырга язсын», «Котлыйм, хәләл көчегезнең нәтиҗәсе бу», «Күптән лаек идегез! Иҗат чишмәгез саекмасын, уңышлар», – дип язалар аларга.

Балалары өчен Алмаз Мирзаяновның әнисе Сәрия ханым аеруча сөенгән.

«Улым, кызым, сез моңа лаек! Алга таба да шулай тырыш булыгыз! Сәламәтлектә, бергә-бергә иҗат итәргә язсын. Аллаһыбызның рәхмәтендә булыгыз», – дигән бәхетле әни.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 февраль 2025
    Исемсез
    Алар куптэн халык артистлары
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар