Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар социаль челтәрдә «Яннарымда ул булганда» дигән яңа җырларын тәкъдим итте.
«Яныбыздагы якын кешеләребезнең кадерен белик», – дип язган Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова.
Яңа җырга карбызлы клип та төшерелгән, әлегә аның әзер булганын көтәсе кала. «Үзебезчә күңелле, кызыклы, рәхәт итеп төшерергә тырыштык», – дип язган җырчы бу хакта.
Тамашачылар бу җырны «хит» булачак» дип юрый.