news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызы сәхнәдә чыгыш ясаудан баш тарткан

news_top
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызы сәхнәдә чыгыш ясаудан баш тарткан
Фото: Мирзаяновларның социаль челтрәдәге сәхифәсеннән

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызы Нәзирә сәхнәдә чыгыш ясарга чыга. Әмма әтисе алып баручы булган концертта нәни кызчык аның артына барып кача.

«Бер кирәкмәгәндә «сәхнәгә чыгам» дип елый торган бала бу. Әбисенең кулын тешләп чыгып киткәне дә бар. Менә бу көнне әллә нишләде инде, сабыем. Ярар, күз тимәскә әйбәт булыр», – дип яза Алмаз кызының чыгышын карарга теләүчеләргә.

Видеоны караучыларның Нәзирәне юатасы килгән. «Сабыем», балакаем», «чыгышның үзенчәлеге», «әтисе ышыгында» кебек комментарийлар калдырганнар.

Чыгыш ясаучы нәни кызчыклар арасында Зәмирә һәм Макс Куприяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызы һ.б. балалары бар. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән аның хатыны Гөлсинә ханым үрнәк гаиләләрне җыйган очрашуда да чыгыш ясадылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар