![Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның күптән көтелгән җыры чыкты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/5/16/65e178d8f639392f3e3c710ae5d924d7.jpg)
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның «Өзеп ал син мине» дигән җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Сез дә, без дә күптән көткән җырыбыз чыкты. Сезгә тыңларга матур җыр булсын, дип тырыштык», – дип язган Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Өзеп ал син мине» җырының сүзләрен Ризван Хәкимов язган, ә көен Рамил Чурагулов иҗат иткән.
«Һәр җырыгыз кебек шәп», «Тавышыгыз «ут», «Барлык җырларыгыз да матур, сокланам сезгә», – дип канатландырган иҗади гаиләне тамашачылары.