Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлардан яңа клип: «Яшермә син миннән күзләреңне»

news_top_970_100
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлардан яңа клип: «Яшермә син миннән күзләреңне»
Фото: "Татар-информ" / Салават Камалетдинов

Парлы җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яңа хезмәт җимешләрен тәкъдим итте. Алар «Яшермә син миннән күзләреңне» дигән җырларына клипны авылда төшергән.

«Яшермә син миннән күзләреңне» җырына сүзләрне Вакыйл Сабиров, көйне Фирзәр Мортазин иҗат иткән.

Клипта төп рольләрне Нәфис Гиниятов белән Миләүшә Фатыйхова башкарган.

«Үзләре дә артистлар, күптән түгел матур дуэт барлыкка килде. Эзләп табып тыңлап карагыз.

Беренче тапкыр камера алдында булуга карамастан, рольләрне оста итеп башкаручы геройларга тагын да зур рәхмәт: Шакирова Әзирә, Шакиров Рәсим, Шакирова Миләүшә, Мубаракшина Җәмилә.

Саба районы Югары Симет авылында яшәүче дустыбыз Шакиров Алмазга һәм аның гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Авылның өлкән кешесе Кыямов Рәис абыйга киң күңеле һәм матур йорт җирләре өчен рәхмәт!

Идея авторлары һәм башкаручылар, сезнең Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар!!!

Рәхәтләнеп карагыз», – дип тәкъдим иттеләр бу клипны җырчылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100