Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның мәхәббәт турындагы яңа җыры – «Безнең сөю» дип атала.
Яңа җырның авторлары – Гөлчәчәк Садретдинова һәм Айдар Тимербаев. Җырчылар иң шәп комментарий язучы 3 кешегә бүләк тә вәгъдә итә.
Әлбәттә, бүләк дигә, комментарий язучылар җанланып киткән, вакытларын да кызганмаганнар, теләкләрен дә, җыр турында да озын итеп язганнар.
«Һәрбер җырыгыз күңелгә үтеп керә, бөтен җанны айкый. Җырның авторларына да, сезнең җырлавыгызгы да 100ле» кебек комментарийлар хәйран җыелган.