Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәния Фәрхинең легендар җырын җырлаганнар

news_top_970_100
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Хәния Фәрхинең легендар җырын җырлаганнар
Салават Камалетдинов

Иҗади гаилә – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар заманында Хәния Фәрхи җырлаган «Өзеп ал син мине» дип аталган җырны яңартып чыгарганнар.

«Сез дә, без дә күптән көткән җырыбыз барлык музыкаль мәйданнарда чыкты! «Өзеп ал син мине». Ризван Хәкимов көе, Рамил Чурагулов сүзләре. Нияз Вәлиев аранжировкасы һәм тавыш яздыру. Сезгә тыңларга матур җыр булсын дип тырыштык. Комментарийлар көтәбез», – дип тәкъдим иткәннәр җырны Зөлфирә – Алмаз социаль челтәрләрдә.

«Нык яратам шушы җырны. Эх, матур җырлыйлар», «Афәрин, Зөлфирә – Алмаз! Гомерле, халык күңеленә үтеп кергән мәгънәле җыр», «Сезнең барлык җырларыгыз да матур. Сокланам үзегезгә», «Сөбеханалла. Затлы җырчылар сез», – дип, берсеннән-берсе матур сүзләр язганнар аларның виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100