
Иҗади гаилә – Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Алар икенче тапкыр әти-әни булган. Сабыйга Гүзәл дип исем кушканнар, бу хакта Алмаз үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
«Аллаһыбызга мең шөкер, икенче кызыбызны да өйгә алып кайтабыз бүген! Гаиләбезгә рәхим ит, Мирзаянова Гүзәл Алмазовна! Барлык котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Барлык табибларга, Вадим Владимирович Захаровка, Рәмзия Гомәровнага, шәфкать туташларына, 1 нче роддомның барча хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Һәрвакыт янәшә булган якыннарыбызга һәм, әлбәттә, Зөлфирәмә бик-бик зур рәхмәт! Сәламәт булыйк! Гаиләләребез имин булсын! Ил-көннәребезгә тынычлык бирсен Аллаһыбыз!» – дип язган ул.
Мирзаяновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!