news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар гафу үтенә: «Билетларны кире дә тапшыра аласыз»

news_top
Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар гафу үтенә: «Билетларны кире дә тапшыра аласыз»
Фото: © социаль челтәрдән

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар март аенда һәм апрель башында булачак концертларын көзгә күчерә. Алмаз Мирзаянов графиктагы үзгәрешләрнең сәбәбен болай дип аңлаткан:

Кызганычка, сәламәтлек белән бәйле җитди сәбәпләр аркасында, март ае һәм апрель башында булырга тиешле Баулыда һәм Башкортстандагы концертларны көзгә күчерергә туры килә. Алынган билетлар үз көчендә калачак. Шулай ук кассаларда кире дә тапшыра аласыз. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Төгәл сәбәпләрен белергә теләп, кызык эзләүчеләр, юк-бар сораулар язмавыгызны үтенәбез. Догада булыйк. Рамазан ае мөбарәк булсын. Сәламәтләнеп, күрешергә насыйп булсын. Графикны шушы арада куярбыз.

6 апрель Екатеринбургта һәм 15 апрельдән соң булган концертлар үз көчендә калыр дип өметләнәбез, – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар