Артитсларның тормышы һәрвакыт маҗараларга бай инде ул. Чыгышлары вакытында көтелмәгән хәлләр дә булып куйгалый. Мәсәлән, Сабантуйда җырлаганда, синең аппаратураңны әтәч сүндерергә мөмкин. Булмас димәгез, нәкъ менә шундый вакыйга Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Әсән-Елга авылы мәйданында чыгыш ясаганда килеп чыккан. Зөлфирә үзенең матур җырларын сузганда аппаратура өстенә «Әтәч тоту» ярышы өчен җибәрелгән кызыл кәпәч менеп кунаклаган һәм музыканы сүндергән. Алмаз Мирзаянов Сабантуй мәйданы героен, ишекне ачып, сәхнә артына кертергә маташкан. Әтәч артыннан сәхнәгә бер төркем бала-чага да йөгереп менгән.
Ә Зөлфирә үзен бу очракта чын профессионалларча тоткан. Сәхнәдә майтарылган хәлләрдән бик тә көләсе килсә дә, хисләренә ирек бирмичә, җырлавын дәвам иткән.