Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан мәзәк: «Хатын-кыз бәхете» җырына биючеләр нәрсә тотып чыга?

Зөлфәт Зиннуров, «Хатын-кыз бәхете» җырын башкарганда биючеләр нәрсә тотып чыгарлар, дип куркып утырган.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан мәзәк: «Хатын-кыз бәхете» җырына биючеләр нәрсә тотып чыга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Зөлфәт Зиннуров «Интертат»ка үзе белән булган бер кызыклы хәл турында сөйләде.

– Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннарның УНИКСта концерты булды. Мин анда «Булмас.ру» сайты хуҗасы Рузил Мөхетдинов белән туры килдем. Икәү утырабыз. Һәр җыр биюләр белән үрелеп бара – шулкадәр кызыклы итеп эшләгәннәр. Дилә «Ком сәгате»н җырлый – биючеләр ком сәгатьләре тотып бии. «Көзге» җырында биючеләр көзге кисәкләре тотып чыкты. Аннары ниндидер Себер татарлары җырын җырладылар – Себер татарлары киемнәрендә чыкты биючеләре, карлар атышалар. Аннары кояш турында җыр булды – леска белән кояш төште, биючеләр кояшлар тотып чыкты. Карап утырабыз, Рузил, мәйтәм, ул җырга да чират җитәр инде, «Хатын-кыз бәхете» дигән, нәрсә тотып чыгарлар икән, менә шунысыннан гына куркып утырам, бик кызык!

– Ул җырны җырладылармы соң ахыр чиктә?

– Җырлангандыр инде, хәтерләмим! Менә анысын Рузилдән сорарга кирәк...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100