Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровның улы Рәхим тәпи китмәкче була: «Чирәм чәнчи, тик ул безне куркытмый!»

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровның улы Рәхим тәпи китмәкче була: «Чирәм чәнчи, тик ул безне куркытмый!»
Фото: Зөлфәт Зиннуров аккаунтыннан скриншот

Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге аккаунтында тәпи китәргә маташкан улы Рәхимнең видеоязмасын урнаштырган.

– Аягын чирәм чәнечтерә малайның. Ләкин ул безне туктатмый! – дип язган Зөлфәт Зиннуров улының чирәм өстеннән үрмәләп баруы турында.

Видеога ул үзенең репертуарыннан «Каргышлы юл» дигән җырын куйган. «Беткәнмени сиңа җәйләүләр? Чыга калсам үзем, бу юллардан түгел, кырдан кайтыр идем җәяүләп» – дип җырлый ул.

Халык Рәхимнең үрмәләп йөрүен бик ошаткан: «И сабый, атлыйсы юлларың озын, бәхетле булсын», «кеше баласы бигрәк тиз үсә инде, алга, бернигә дә карамый», «нинди зур егет булган инде», «сөбханалла, нәни егет инде үрмәли дә башлаган! Исәнлектә, тигезлектә, бәхеттә үстерегез шушы нәни бөртегегезне һәм матур кызларыгызны», «әтисенең улы, алдатмый», «башы эшли, молодец!» – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100