Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров тәмсез торт сатучыга: «Алай ярамый, кешелеклелек сыйфаты булырга тиеш»

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров тәмсез торт сатучыга: «Алай ярамый, кешелеклелек сыйфаты булырга тиеш»
"Татар-информ" архивы

Зөлфәт Зиннуровның олы кызы Зәлия туган көнен билгеләп үтте. Журналист социаль челтәрдәге сәхифәсендә туган көннән җылы өйдә гаилә белән матур итеп бәйрәм итүләре төшерелгән видео белән дә уртаклашты.

Ялларда алар туган көнне, шоумен әйткәнчә, «хатын ягы»нда дәвам иткәннәр. Зәлия анда кабат тортка куелган шәмне өрә. Тик Чаллыга кайтышлый сатып алынган торт тәмле булып чыкмаган, гәрчә, Илсөяр дигән сатучы бик мактаган булса да. Бәйрәмдәге хатын-кызлар торт коржының тәмсез булуын әйткән, Зөлфәт үзе дә «коржмы- нәрсәме, мин бик аңлап бетермим, әмма, чыннан да, торт тәмсез иде» ди.

Чаллыдан кире Казанга кайтышлый, Зөлфәт Зиннуров иренмәгән, машинасын юл кырыенда калдырып, кызы Зәлия белән җир асты кичүе аша икенче якка чыккан һәм сатучылардан «торт мәсьәләсен» хәл итүне сораган. Кызганычка, бүген инде икенче сатучы булган. Ә кичәгесе телефонны озак кына алмый. Бер тотынгач инде, шоумен көтәргә мәҗбүр була. Шул арада манты да ашап ала.

Нәтиҗәдә, тортның акчасын кире кайтаралар һәм ул шул акчага ысланган балык, шулай ук гаиләләре белән яратып ашый торган тортны да ала. «Торт әллә ни түгел, ник аны мактый-мактый сатарга. Мин сатучыдан билгеле бер тортны да сорадым. «Монда юк», – диде ул. Ә ул монда бар икән. Ник алдарга? Илсөяр апа, алай ярамый бит инде. Әзрәк кешелеклелек сыйфаты да булырга тиеш», – дип видеода сөйли Зөлфәт Зиннуров.

Зөлфәт моны, Илсөяр ханымның кулы китмәсен дип, юри тәнкыйтьлиме, әллә чынлап тәнкыйтьлиме – анысын инде видеоны карап, үзегез нәтиҗә ясагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100