news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров яңа туган баласының исемен әйткән

news_top
Зөлфәт Зиннуров яңа туган баласының исемен әйткән
"Татар-информ" архивы

Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров һәм аның хатыны Гөлназ өченчегә әти-әни булганнар, ике кыз баладан соң, көтеп алган уллары туган, дип язган идек инде. Зөлфәтнең виртуаль дуслары бик актив кына бәләкәчкә исем дә эзләп маташканнар иде.

Менә Зиннуровлар сабыйны бала тудыру йортыннан өйгә дә алып кайтканнар, исем дә кушканнар. «Төкле аягың белән, Рәхим!» – дип язган әти кеше социаль челтәрдәге аккаунтында.

«Исән-имин булсын!», «Бәхеткә күмелеп, әти-әнисе канаты астында, зур горурлык булып үссен, амин», – дип котлаганнар кечкенә Рәхимне һәм аның әти-әнисен.

Фото Зөлфәт Зиннуровның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2022
    Исемсез
    Матур исем!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар