news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров улы Рәхимне күрсәтте

news_top
Зөлфәт Зиннуров улы Рәхимне күрсәтте
Зөлфәт Зиннуров аккаунтыннан

Зөлфәт Зиннуровның төпчек баласы Рәхимгә 1 яшь тулган. Шушы уңайдан ул аны социаль челтәрдә күрсәтте. Искәртеп үтик, моңа кадәр 3 бала әтисе кечкенә улының йөзен интернетта куймый иде.

Сабыйга 1 яшь тулган көнне алар гаиләләре белән үзләре генә билгеләп үткән. Зөлфәт Зиннуров бик тә җылы, бәхет тулы видеосын да күрсәтте. Анда Рәхим Зиннуров беренче тапкыр шәм өреп сүндерә.

«Иң кечкенәсе дә үсә, Аллага шөкер. Рәхимгә 1 яшь», – дип язып урнаштырган ул бу фото, видеоны Зөлфәт. Зиннуровлар гаиләсен социаль челтәрдә күзәтеп баручылар бик күп теләкләр, котлау сүзләре язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар