news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров туйда: «Мондый нәрсәне беренче күрәм»

news_top
Зөлфәт Зиннуров туйда: «Мондый нәрсәне беренче күрәм»
Фото: © Максим Кәримов

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров бер туйда күргәннәреннән шаккатуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

Туйларны, төрле мәҗлесләрне күп үткәргән кеше буларак, ул пар каз, чәкчәк һ.б. күп күргән. «Менә монысы – беренче тапкыр. Сабада узган туйда, яшьләргә бүләк дип, кунаклар пар тәкә түшкәләре алып килгән», – дигән ул.

Видеоны караучылар шаккатып тормаган, бу бүләкне «артыгын кылану» дип кабул иткән.

«Бәхетләре шуннан торса икән»;

«Олы апайлар көнчеләнеп карый. Машина, сыер чыгарсыннар шунда. Шушы яшькә җитеп акылсыз калу – бик моңсу инде»;

«Артыгын кыланалар инде», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар