news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров радиодан киткән. Эстрадага кире кайтамы?

news_top

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров радиодан киткән. Зөлфәт теле һәм радиотапшырулар алып баручы гына түгел, үзенең шансон стилендәге җырлары белән популярлашкан җырчы да әле. Дөрес, ул соңгы елларда сәхнә һәм иҗаттан бераз читләште. Әмма алга таба Зөлфәтнең сәхнәгә кире кайтырга теләге бар сыман. Бу хакта ул җырчы Фирдүс Тямаев белән аралашканда әйткән. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Фирдүс дустына эстрадага кире кайтырга тәкъдим итә.

«Дуслар, Зөлфәткә тәкъдим ясадым әле. «Дустым, талантың көчле, әйдә концертлар белән чык», – дидем. Аның тавышы чыннан да аерым матур. Языгыз әле, кем Зөлфәтнең иҗаты белән таныш? Аның концертына барасыгыз киләме? Бөтен җырлары да мәгънәле», – дигән ул.

Зөлфәт үзе сольный концертын соңгы тапкыр 2011 елда куйганын билгеләп үткән.

«Күптән вакыт», «Бик кирәк. Чөнки Зөлфәтнең җырлаудан тыш тамашачыларга җиткерер акыллы фикерләре дә бар. Аралашкан бар. Бигрәк тә телебезне саклауда янып яшәгән кешеләрнең берсе ул. Балалары да шулай ук саф татар телендә аралаша. Фирдүс, сиңа рәхмәт, хезмәттәшләреңә алга барырга, үсәргә этәргеч биреп торасың», «Җырларын һаман тыңлыйбыз», «Шансон җырлары белән Зөлфәтне халык күптән көтә», – дип язалар бу видео янында Зөлфәтнең иҗатын хөрмәт иткән тамашачылар.

«Ә бәлки, Зөлфәткә татар эстрадасына кайтырга кирәкмидер. Анда күпме тавыш, ялтыравык, «одноразовый» җырчылар. Ә Зөлфәт ул чын артист һәм аңа артист икәнлеген дәлиллисе юк», – дигән фикер дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар