Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров өченчегә әти булачак

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров өченчегә әти булачак
социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән тормыш иптәше Гөлназ өченче тапкыр әти-әни булачак. Әлеге матур хәбәрне Зиннур социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Ике кыз тәрбияләп үстерүче Зөлфәт белән Гөлназ гендер-пати уздырганнар. Ләкин булачак әти-әни видеоның шар шартлаган мизгелен аклы-каралыга әйләндереп, интриганы ахырга кадәр саклап калырга булган. Шуңа күрә Зиннуровлар малай көтәме, әллә инде тагын бер кызмы, билгесез.

«Зур шатлыгыбыз белән уртаклашасы килә. Аллаһка тапшырып, өченчесе артыннан киттек әле. Малаймы, кызмы – эмоцияләрдән чамалап карагыз инде», – дип яза җырчы. 

Сәхнәдәшләре, виртуаль дуслары Зиннуровларны әлеге искиткеч яңалык белән тәбрик итә. Күбесе Зөлфәтнең хис-кичерешләренә карап, тагын бер кыз булачак дип фаразлаган. «Зөлфәт чын-чынлап шок халәтендә», «Кыз икәне күренеп тора», «Малай булса, һавага менгән булыр идең. Минем дә күптән түгел өченче кызым туды, белгәч, синеке кебегрәк халәт иде», – дигәннәр.  Олы кызлары Зәлиянең өч бармагын күрсәткән ишарәсенә карап та Зиннуровлар гаиләсендә кызлар саны артачагын аңлаганнар. 

«Зөлфәт, хисләрең аптыраганский. Малайдыр, мөгаен. Кызларны ничек тәрбияләргә икәнен беләсең, монда уйга баттың», «Малай инде, малай», – дигән комментарийлар да бар. 

Зиннуровлар гаиләсен әлеге матур вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез! 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2022
    Исемсез
    Кем булсада саны тогэл булсын барсы да сау сэлэмэт булсыннар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100