news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров кызларын каратэга йөртүнең сәбәбен әйткән

news_top
Зөлфәт Зиннуров кызларын каратэга йөртүнең сәбәбен әйткән
социаль челтәрләр

Алып баручы, «Татар Радиосы» баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуровның кызлары, әтиләренә Ватанны саклаучылар көненә зур бүләк ясап, каратэ буенча республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулаганнар. Зөлфәт кызларын фотога төшергән, үзе дә бик сөенгән!

«Әтиләренә бүләк! Каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Зәлия – өченче, Зифа беренче урынны яулады. Афәрин, кызларым!

Танышлар еш кына: «Нигә каратэга йөртәсең кызларыңны, булачак кияүләреңне кызганмыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Киләчәктә мине якласыннар өчен йөртәм», – дип җавап бирәм», – дип яза Зөлфәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар