
Танылган алып баручы, «Татар радиосы» баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров «ТМТВ»да «10 сорау» тапшыруында кунак булды. Ул тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев белән дин турында сөйләште.
– Спиртлы эчемлекләрне ташлап, намазга басарга вакыт, дип уйламыйсыңмы?
– Юк әле, намазга басарга уйламыйм! Әле менә уразаны да тотмыйм. Авыр дип тә түгел. Аклану да түгел, чөнки мин аңа әзер түгел. Күңелдә нәрсәдер булырга тиештер. Ялгыш кына сүгенү сүзләре дә чыгып китә. Анысы ярар инде. «Тәүбә», «әстәгъфируллаһ» дисең дә...
– Беләсеңме, бер хәзрәт сөйләде. Кеше сүгенгәндә, аның янындагы фәрештәләр (атом шартлавының көче бөтен әйберне этеп җибәрә бит) синнән шундый тизлек белән качалар икән. Һәрбер сүгенү сүзе саен.
– Алайса алар монда юк инде (Зөлфәт Зиннуров ике иңбашына ишарә ясады).
Шуңа күрә намазга басу дигән уй юк. Мин Аллаһ Тәгаләгә ышанам, чөнки минем әби дә биш вакыт намазын укый иде. Догадан калдырмады, безгә «догалар кылып торам» дип әйтә иде. Әби намазын калдырмый иде, ә бабай дөм ышанмый торган кеше иде. Атеист. Сугышны урап кайткан, әсирлектә булган, михнәтләрне күп күргән. Аннары сугыштан соң дә әсирлектә булганнарны күпме интектергәннәр бит. Районга чакыртып, тентү үткәреп, сораштырып. Бу – әтинең әти-әнисе инде.
Без авылга кайткач, әби-бабай тирәсендә йөрибез. Әби намаз укырга йөри инде. «Нинди Аллаһ Тәгалә, дин инде, кешене кан йөртә. Каның әйләнә, йөрәгең эшли – яшисең. Йөрәгең туктады, канын туктады – үләсең. Вот тәәәк», – дип әйтә иде бабай. Безне әби өйрәтә, әбигә, «дога кылырсың әле» дип, тимер акча бирү гадәте бар иде. Университетта 1 курста укыганда әби исән иде әле. Мин Аллаһның барлыгына, дингә ышанам. Тик мин әзер түгел. Мин арадашчыларына ышанып бетмим.
– Синең шул яктан да киртә бармени? Ә арадашчыларга ышанмау өчен нинди сәбәпләр бар соң? Нәрсәсе белән хәзрәтләр йөрәгеңә яра ясады?
– Бер әйбер турында төрлесе төрлечә сөйли. Һәрбер кешенең үз ышануы, фикере булырга мөмкин, дип саныйм. Син диндә икән, башка диндәгеләрне дә хөрмәт итәргә тиеш. Элек яшь мулла булганын ишеткәнем юк иде. Элек ул тормыш күргән, тәҗрибәсе булган, ак сакаллы, якты йөзле бабай булган. Аның белеме ул кадәр булмаска да мөмкин, әмма ул, тормыш тәҗрибәсенә таянып, күп әйберләрне аңлата алган.
Күпләр «хәмер куелган мәҗлесләргә бармаска» дип әйтә. Бер танышым бертуган абыйсының туена бармады. Анда хәмерсез өстәлләр булса да. Хәмер куела икән, ул ризыкны хәрам итә. Ничек хәрам итә – өстенә сипмәгән ич.
Ул, киресенчә, шул туйга килеп, абыйсын матур бәйрәме белән котлап, теләкләрен әйтсә инде. «Милләттәшләр, туганнар! Матур, дөрес яшик, Аллаһка ышаныйк», – дип әйтсә дә, күпме савап җыеп кайтып китә иде. «Ярамый» дип өйрәтәләр, ә ни өчен ярамый – аңлатмыйлар.
– Бик катлауландыралар, күпләрнең гайрәтен чигерәләр. Дин белән кызыксынмый башлыйсың. Әгәр син динне матур яктан, җиңелчә тәкъдим итсәң, киресенчә, кызыксыну уяна. Яшь хәзрәтләр, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Башны катырмагыз, якмагыз (не навязывайте). Никадәр гадирәк булсагыз, шулкадәр яхшырак.