Танылган радиотапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсеннән язның беренче ае азагында югалган иде. Хәзер ул озын коридордан атлап килгән видео куйган һәм: «Мин кайттым», – дип хәбәр итә.
Озын коридордан атлап килүе, сәхифәсен кайтару өчен озын юл узуына ишарә итәдер, мөгаен.
«24 марттан бирле монда күренмәдем, чөнки малайның мунчада чабынганын куйган өчен, минем аккаунтка чикләүләр куелды. Күпме генә ярдәм хезмәтенә язсам да, нәтиҗәсе булмады. Егетләргә зур рәхмәт, алар минем сәхифәне кире кайтарырга ярдәм итте», – дип яза ул.
Язылучылары аның «кайтуын» шатланып кабул иткән, хәтта аның гаиләсен сагынулары турында да язалар.