Зөлфәт Зиннуров «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуровка «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесендә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырганнар. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Бу бүләкне злеге бәйгедә тапшыру – минем өчен аерым бер дәрәҗә. Мин бик шат! Җитәкчеләребезгә эшемне бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Хезмәтеңне күрә белгәндә тагын да эшлисе, яшисе килә. Өйдә дә, гадәти тормышта да шул хәл. Ашарга пешердең, сиңа рәхмәт әйтәләр, синең күңелең була, тагын пешерәсең килә. Балаларыңны мактап, «акыллым» дип башыннан сыйпадың, алар тагын да яхшырак булырга омтыла. Эштә дә шулай...
Зур рәхмәт! Сезнең дә хезмәтегезне бәяләсеннәр! Матур итеп бергә-бергә эшләргә язсын!» – дип видеомөрәҗәгать яздырган ул.
Зөлфәт Зиннуровка комментарийларда күпсанлы котлау сүзләре язганнар.