Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлияне «төрткәне» өчен гаепләүчегә җавап биргән

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлияне «төрткәне» өчен гаепләүчегә җавап биргән
Максим Кәримов

Журналист, танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуровны олы кызы Зәлияне «этеп-төрткәне» өчен гаепләгәннәр.

Төгәлрәк, аңлатыбрак әйтсәк, нишләп әле нәкъ менә Зәлиянең «Маша и медведь» мультфильмын тавышландыруы (татарчага тәрҗемәдә) берәүләргә ошамаган. Ул берәү: «Нигә радиода утыручының баласы? Нигә гади кешенеке юк?.. «Ужас»... Күтеннән төрткәч, әйбәт инде...», – дип Зөлфәтнең үзенә язып җибәргән.

Әти кеше дәшми кала алмаган, билгеле, бу кешегә җавап итеп, ул, тәфсилләп, болай дигән:

«Коточкыч… Моның ише язуларга күндем инде. Чынлап та, ни өчен?

Бәлки, тууга ук саф әдәби телдә сөйләшергә өйрәткәнгәдер?

Әле дә татарча гына сөйләшеп, татарча китаплар укырга мәҗбүр иткәнгәдер?

Бәлки, балалар бакчасыннан ук төрле түгәрәкләргә йөрткәнгәдер?

Бәлки, нинди бәйгеләр бар – шуларга әзерләнеп, гел шуларда катнашкангадыр?

Бәлки, торган авылыбызда мәктәп була торып, татарча укысын дип, 20 чакрым ераклыкта урнашкан гимназиягә йөрткәнгәдер?

Бәлки, ял көннәрендә дә, иренмичә, балалар белән шөгыльләнгәнгәдер?

Ә бәлки... геннардандыр?

Ә? Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме? Татарча беләме? – дип язган Зөлфәт. – Сүзне нәрсә турында барганын аңламаганнар өчен: олы кызым Зәлиянең «Маша и медведь» мультфильмын татарча тавышландырган мизгелләрен сторизга төшергән идем. Сүз уңаеннан, Зәлия инде 2-3 ел дәвамында әлеге мультикны тавышландыра. Төгәл ничә серия эшләгәннәрен белмим, мөхәррире Роза Әдиятуллина беләдер...»

Зөлфәтнең виртуаль дуслары андый әшәке телле, көнче кешеләр сүзенә игътибар итмәскә, бер дә борчылмаска кушканнар. «Кайгырма, Зөлфәт! Талантлы бала кая да талантлы инде ул. Үзең шундый урыннарда эшләгәч, мондый сүзләр күп ишетергә туры килер әле. Мондый сүзләрне укымышсыз, көнче кешеләр генә яза. Андыйлар үз балалары белән бөтенләй дә шөгыльләнмиләр», «Зәлия маладис! Әти-әнисе – тагын да!.. Бу апа монда бала белән җиңешеп утырганчы, бер баласын яисә оныгын шулай сез йөрткән кебек йөртеп карасын, бәлки, татар җанлы балалар саны бергә булса да артыр иде...», «Зәлияне бик белеп сайлаганнар бу мультикка. Аның тавышы бик матур һәм туры килеп тора. Нәкъ Маша үзе. Ул сүзләрне язган кеше – надан. Үзе булдыра алмаган кеше булдыра алганнардан көнләшә шулай», «Таишевлар һәм сезнеке кебек иҗади, милли җанлы балалар үстерү өчен ай-һай күп көч, чыгым, чыдамлык кирәк. Баланың теләге, таланты булу да мөһим», – дип яклаганнар Зиннуровлар гаиләсен.

Фото: Зөлфәт Зиннуровның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100