Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров гаиләсе бәби каршылый

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров гаиләсе бәби каршылый
Фото: социаль челтәрләр

Алып баручы Зөлфәт Зиннуровларның нәселе ишәйгән. Аның бертуган сеңлесе өченче тапкыр әни булган.

Сабыйны бәби тудыру йортыннан каршылауның күңелле мизгелләрен Зөлфәт Зиннуров сторисларында күрсәтә. Әни белән бәбине алар җыйнак кына компания белән каршылаганнар. Чәчәкләр, шарлар тотып, бәби тудыру йортына апасының тормыш иптәше, ике улы һәм Зөлфәтнең гаиләсе килгән. Зөлфәтнең кечкенә улы Рәхим өчен бу чара аеруча истәлекле, чөнки ул беренче тапкыр абый булган. 2 яшьлек Рәхим моны үзе дә аңлый инде, олылар арасында бик шатланып йөгереп йөри.

Гадәттә, бәбине алып чыккан шәфкать туташына әти кеше берәр күчтәнәч бирә торган иде. Ә бу видеода бәхетле әти медицина хезмәткәренең кесәсенә акча гына салып куя. Каршы килергә тырышкан шәфкать туташына Зөлфәт моның шундый йола икәнлеген искәртә.

Зөлфәт Зиннуровның үзенең гаиләсендә дә 3 бала үсә. Хәзер сеңлесе дә «күпбалалы әни» статусына лаек булды.

Яңа туган сабыйга Айдан дип исем кушканнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2025
    Исемсез
    Тагын малай, 4 нчегэ барырга туры килэ инде, кыз артыннан 🤲🤲🤲🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100