news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров балалары сагынып каршы алган видеоны күрсәтте

news_top
Зөлфәт Зиннуров балалары сагынып каршы алган видеоны күрсәтте
Фото: © Максим Кәримов

Алып баручы, шансон җырлап танылган Зөлфәт Зиннуров 4 көн өенә кайтмаган. Социаль челтәрдә хәбәр итүенчә, ул туган көнен дә гаиләсеннән читтә Уфада каршылаган.

Зөлфәт гаиләсе янына кайткан. Ул балалары сагынып каршылаган видеоны күрсәтте. Аны якыннары, ишектән үк, узып киткән туган көне белән котлап каршы ала. Улы тизрәк кулына алганны көтә, кызлары туган көненә открыткалар ясаган.

Улы Рәхим әтисе кочагына менеп кунаклагач, бик канәгать, әтисенең борыны белән уйный. Зәлия «әти булганда супергеройлар кирәк түгел» дип язылган открытка бүләк итте, кече кызы әтисен ясаган. Әтиләре балаларын кочып-үбеп тә алды.

Бу матур мизгелне караучылар күпсанлы смайликлар калдырган.

Видео Зөлфәт Зиннуровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар