Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Тагын… туйдырды бу. Әйләнә дә килә, әйләнә дә килә», – дип язган ул, тән температурасы 38 градус икәнен күрсәтеп.
Журналист бал һәм борыч белән кайнаган сөт эчеп дәвалана икән. «Элпә белән капланганчы тиз генә эчеп бетерергә кирәк», – дигән ул.
Зөлфәтнең тизрәк савыгуын теләп калабыз!